«Компьютер грамоталылыгы»

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

          24 февраль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучылар белән «Безнең ярдәмчебез - клавиатура» темасына дәрес үткәрде. «Компьютер грамоталылыгы» социаль хезмәт алучылар белән тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатыннан үткәрелә. Дәрестә алар компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләре белән таныша. Хәзерге заманда бер генә кешене дә компьютердан башка күз алдына китереп булмый. Хәтта ерак авылларда  яшәүчеләр дә компьютер ярдәмендә туган телебездә татарча аралаша ала. Моның очен татарча клавиатуралар, шрифт бар, күп кенә сайтлар татар телендә эшли. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен компьютер технологияләрен үзләштерү өлкәсендә алынган күнекмәләр хәзерге дөньяда социаль адаптациягә һәм тулы тормыш белән яшәү юлына бер адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International