" Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Сауш төп мәктәбендә " Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән темага сыйныф сәгате узды Әлеге чараның максаты булып балаларны таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү торды.

   Балалар белән   куркыныч ситуацияләр каралды һәм фикер алышынды.Үзебезнең 4 сыйныф укучысы белән булган хәлгә уңай бәя бирелде. Мондый вакытта сак  , игътибарлы, зирәк булырга кирәге аңлатылды.   Үз тормышыңа җаваплы караш тәрбияләүгә ярдәм ителде. Сыйныф сәгатен әзерләгәндә балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды. ИКТ куллану бу дәрестә эшләү формаларын һәм ысулларын төрлеләндерергә мөмкинлек бирде. Сыйныф җитәкчеләре таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәрес ахырында укучылар "Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International