Халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Шәтке авыл китапханәсендә балалар белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Китап-күргәзмә ясалды.