2022 елның 28 февраль көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Гимадеева Саймә Билал кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Саймә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.