Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү.

2022 елның 5 марты, шимбә

Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Балалар бакчасында без дә балалар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз."Наза", "Чума үрдәк-чума каз"."Капкалы". "Ак калач" уеннары безнең балаларның яратып уйнаган уеннары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International