Олы Нырсы балалар бакчасында яшь буынга патриотик тәрбия бирү төзелгән аерым план нигезендә алып барыла.

2022 елның 5 марты, шимбә

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күпкырлы эшләр оештырыла. Бу чараларның асылы - туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларга дөрес тәрбия бирү өлкәсендә  күптөрле алымнар кулланыла. Соңгы вакытта укыту-тәрбия өлкәсендә яңалык булып килеп кергән информацион технологияләр никадәр алдынгы, отышлы, уңайлы булса да, вакыйгаларны, гадәттән тыш хәлләрне, хәрби конфликтларны, сугышны үз күзләре белән күргән, анда катнашкан ветераннар белән танышу актуальлекне югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International