Шул уңайдан, 27 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәгә “Җәүһәр” ансамбленә йөрүчеләрне “Талы – талы, талы бөгелеп тора” дип исемләнгән кичәгә җыйдылар. Кичәдә халкыбызның онытылып барган кәрҗин үрү йоласы искә төшерелде. Китапханәче кунакларны кәрҗиннәрнең килеп чыгу тарихы, төрләре, кәрҗиннәр турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Кәрҗин үрү буенча мастер-класс күрсәтелде. Әлеге кичә халкыбызның милли йолаларын саклап калу максатыннан үткәрелде.