1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар бик актив әңгәмәдә катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр.