Әдәби сәгать үткәрелде

2022 елның 5 марты, шимбә

1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Татар балалары язучысы Ләлә Гыймадиева иҗаты» буенча әдәби сәгать үткәрелде. Анда «Гөрләвек» клубы әгъзалары катнашты. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, авторның «Ике әни һәм бер математика» китабыннан хикәяләре кычкырып укылды һәм фикер алышу оештырылды.

Әдәби сәгатьнең ахырында язучының иң танылган әсәрләреннән берсе булган «Чуфут – Кале малайлары» повесте буенча викторина тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына актив җавап биреп повестьне яхшы белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International