Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, матур чәчәкләр белән бизәләчәк. Мәктәптә бу көнне хөрмәтләп " Ягез әле, кызлар!»уены үкәрелде. Конкурста безнең мәктәпнең 8-11 сыйныф кызлары катнашты. Чарада катнашучылар төрле конкурсларда көч сынашты: « Тапкыр укучы», «Сеңлемне балалар бакчасына җыям» , “Әтигә булышам», " Кем тизрәк?» , "Сабыйны биләү", «Мине биюгә чакыр!» , "Әнигә бүләк» һәм башкалар. Кызлар безне үзләренең артистлыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. Нәтиҗә нинди генә булмасын , без безнең мәктәптә иң яхшы кызлар укуына тагын бер кат инандык! Бәйрәм бик күңелле тәэсирләр калдырды.