8 март - яраткан һәм иң якын кешеләребезне, кадерле әниләребезне һәм әбиләребезне котлый торган көн. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы балалары үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм концертлары әзерләделәр: аларны шигырьләр белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әниләр, әбиләр "Әйдәгез җырлыйк"дигән конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар да, бәйрәм кунаклары да яхшы кәеф алдылар, ә балалар елмаюлары безнең әниләрне һәм әбиләрне сөендерделәр.