4 март көнне Теләче муниципаль районының ӨБМБҮ «Балалар иҗат үзәге» «Күргәзмәләрдә катнашу нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар уздырды. Семинарда мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Балалар иҗат үзәгене тәрбия эшләре буенча методисты Ибраһимова Эльза Зариф кызы «Без бергә» милли балалар халык иҗаты фестиваленә әзерлек буенча чыгыш ясады. Өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габдулхак кызы "Күргәзмә экспозициясен дорес урнаштыру” дигән тема буенча чыгыш ясады, ә Вохмина Гөлия Рашатовна “Гаилә осталары династиясе” темасы буенча чыгыш ясады.