1 март көнне наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Әлеге көн кысаларында Айдар авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Бер ялгыш адым һәм...бер гомер" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Чара барышында яшьләр, фельдшер белән бергәләп, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, күңелгә ятышлы шөгыль табу, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмау турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Наркомания - киләчәксез тормыш» күргәзмәсе оештырылып, кешелекнең глобаль проблемасы буларак наркоманиягә багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Очрашу ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, китап уку белән шөгыльләнергә, авырлыкларга һәм авыр тормыш хәлләренә каршы торырга өйрәнергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International