Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә. Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар. Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.