4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Әлифба белән саубуллашу" һәм "Эзтабарга кабул иту” бәйрәме булып үтте. 1 нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр, уеннар белән бергә үрелеп барды. Балалар “ Белем” иленең “Әлифба”, “Азбука”, “Математика” тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар, әти-әниләре, иптәшләре алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, дус-тату булырга сүз бирделәр.Бәйрәмнең икенче өлешендә 1 сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары сафларына кабул итү тантанасы булды. Алар өчен Равилә Исмагиловна җитәкчелегендә 5-8 сыйныф укучылары җыр,бию, уеннар белән бәйрәм оештырдылар. Яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр, эзтабарлар өчен кагыйдәләр белән таныштылар.