Спорт-ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен дус булырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Балачактан спорт белән шөгыльләнүче кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәллеккә әйләнә. Безнең мәктәптә сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә, спортка, патриотизмга омтылыш формалаштыруга, сәламәт булырга гына түгел, Туган илебезне сакларга да сәләтле кеше тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Безнең мәктәп район мәктәпләре арасында физкультура һәм спорт буенча Муниципаль инновацион мәйданчык булып тора.
Һәр елны мәктәптә "Нәниләр чаңгы юлы"оештырыла. Укучылар түземсезлек белән бәйрәмне көтә.Чөнки бу уеннарда спортны яратучылар көч сынаша.
Быел "Нәниләр чаңгы юлы" бүген, 4 мартта, район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында уза. Бу көнне безнең мәктәп кунакларны һәм Телэче Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методистларын каршы алды.