“Күренекле татар ашчысы”

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Танылган аш – су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан  4 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле татар ашчысы” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Юныс Әхмәтҗановның татар милли аш-суларны саклап калуга һәм танытуга керткән өлеше бик зур. Татар ризыклары турында беренче китап та Ю. Әхмәтҗанов тарафыннан языла. Юныс Әхмәтҗановның китапларыннан  “Хезмәтем – җан рәхәте” исемле темага күргәзмә куелып, уңган хуҗабикәләр,  аш – сөючеләр өчен тәкъдим ителде. Юныс Әхмәтҗановның  китабы күптән инде һәр хуҗабикәнең өстәл китабына әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International