Май чабу – ул кышны озату, язны каршылау бәйрәме.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Май чабу бәйрәме турыдан-туры төрле ышанулар белән бәйле. Май чабу атнасында никадәр күбрәк күңел ачсаң, йортка шул кадәр күбрәк уңыш килә, диләр. Бу атнада гадәттә коймак пешерәләр, төрле уеннар, күңел ачулар оештыралар, карачкы яндыралар. Бәйрәм атнасының һәр көне бер исем белән атала һәм аерым традицияләре бар.

5 март көнне Үзәк урта мәктәбендә Май чабу бәйрәме үткәрелде. Төрле уеннар, биюләр оештырылды. Бәйрәм коймаклап чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International