Республикасы беренчелеге узды.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

  3-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында «Сабантуй” газетасы  призына Татарстан Республикасы беренчелеге һәм 2006-2007 нче елгы егетләр арасында “Ялкын” журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

   600 дән артык көрәшче катнашкан әлеге ярышларда спорт мәктәбе спортчылары да булып кайтты.

    2008-2009 нчы елгы егетләр арасында 55 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ибатуллин Инсаф (тренеры – Әскәров В.И.) 2 урынны, 70 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Үзәк урта мәктәбеннән Котников Артур (тренеры – Сәетов А.А.) 3 урынны яулады.

   2006-2007 нче елгы егетләр арасында 45 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Иске Җөри урта мәктәбеннән  Насыйбуллин Айрат (тренеры – Сафин А.З.) 7 урынны, 60 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Кәримуллин Ислам (тренеры – Әскәров В.И.) 5 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International