Көннәрнең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда, диләр. Бу чыннан да шулай бит. Бу сүзләргә өстәп, "Дөньяның бар матурлыгы - Әниләрдә!" дип тә әйтәсе килә. Сез дә килешәсездер бит? Бу көннәрдә, табигатьнең үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәм мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек,сабырлык кебек хатын-кызга хас сыйфатларны чагылдыра кебек. Шуңа күрә дә, әлеге бәйрәм көнен олыбыз, кечебез бик тә, бик тә көтеп алабыз.
5март көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында да әлеге күңелле вакыйгага багышланган бәйрәм иртәсе узды. Балалар әниләрен матур җырлары, шигырь-биюләре, үз куллары белән ясаган бүләкләре белән шатландырдылар. Һәрвакыт балаларыгыз янәшәсендә генә була күрегез, кадерле Әниләребез! Бәйрәмнәр котлы, илләребез һәрчак имин булсын! Хөрмәтле хатын-кызларыбызны янә бер кат язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!