Социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшерү

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

                 Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү максатыннан, узып баручы эш атнасында социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М., үзәк директоры Хайруллина А.И. һәм персонал буенча белгеч Сафина Р.Р. торган комиссия авыл җирлекләренә тикшерү белән чыкты.

                 Тикшерү барышында учреждениедә хезмәт күрсәтелә торган 27 гражданга йөрелде. Социаль хезмәттән файдаланучылар барсы да пөхтә, йорт һәм йорт яны территорияләре чиста, кардан һәм боз сөңгеләреннән арындырылган. Социаль хезмәткәрләр үз бурычларын яхшы итеп намус белән үтиләр, үзләренең карамагындагы гражданнарга график буенча үз вакытында йөриләр. Социаль хезмәттән файдаланучылар аларның хезмәтеннән тулысынча канәгать булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International