Җылы очрашу

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

   8 март көнне районыбызда Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның «Нехама» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Очрашуны шәхси эшмәкәр Рифкать Шафиков оештырды. Районыбыз кунакларын 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, муниципаль район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов сәламләде. Кунаклар «Туган авыл» күңел ачу комплексында мул чәй табыны артында бәйрәм концерты карадылар. Әлеге чарада «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнутдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З.балалар өчен  мастер-класслар һәм төрле уеннар оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International