2022 елның 6 мартында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Культурные выходные» акциясенә кушылып, балалар өчен «Солнышко красно, гори, гори ясно» дип исемләнгән май чабу бәйрәмен уздырды. Балалар әлеге бәйрәменең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Алып баручылар катнашучыларга төрле уеннар, викториналар, күңелле биюләр, спорт ярышлары әзерләде. Чара ахырында бәйрәмгә килүчеләр кайнар самавыр чәе һәм коймак белән сыйланды.