Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында безнеӊ балалар бакчасында ай саен төрле чаралар үткәрелә. Алар балаларга Идел буе халыклары телләренеӊ матурлыгы, кабатланмас үзенчәлекләре, милли аһәӊе турында бәян итәләр. Шундый чараларның берсе булып, регионыбызда яшәүче халыкларның милли орнаментлары буенча узды.
Орнамент – кабатланып һәм чиратлашып килүче элементлардан барлыкка килгән бизәк. Кабатланмас орнаментны барлыкка китерер өчен илһам чыганагы булып табигать үзе торган. Кешеләр табигать белән сокланганда, төрле җиләк-җимешләрнең, үлән һәм яфракларның, күбәләк һәм кошларның кызыклы формаларына, төсләренә игътибар иткәннәр.
Бу чарада балалар тәрбияченең рус, татар, удмурт, башкорт, мари, мордва халыкларының милли орнаментлары турындагы кызыклы чыгышын тыңладылар, бизәкләрне кызыксынып, җентекләп карадылар, аларны буядылар, үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Шул рәвешле, тәрбиячеләребез милли тәрбия эшен алып баруны дәвам итәләр, һәр халыкны, милләтне, телне хөрмәт итәргә кирәклеге турында аеруча басым ясап аӊлаталар, чөнки аларныӊ һәрберсе үзенчә матур һәм кадерле.