Теләче урта мәктәбендә беренче сыныфларның “Әлифба” бәйрәмнәре үтте.

2022 елның 11 марты, җомга

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп алган сабыйлар, инде беренче сыйныфның ярты елын укып та бетерде. 1”а”, 1 “б”, 1 “в”, 1 “г” сыныфы укучылары, әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Альбина Михайловна, Миләүшә Альфредовна, Тәслимә Фатыйховна, Римма Александровна белән берлектә матур итеп бәйрәм иттеләр. Хәзер инде беренче сыйныф укучылары укый, яза беләләр. Киләчәктә аларга укуларында гел яхшы билгеләренә генә укуларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International