8 март көнне районыбызда, Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Балалар белән очрашуда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. катнашты һәм кәгазьдән букет әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде.Балалар букетны сөенә- сөенә ясадылар һәм әниләренә бүләк иттеләр.