Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды.

2022 елның 11 марты, җомга

Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды.  Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш - су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш - су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән  күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International