Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезнең барыгызны да Язның беренче бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Төп йорт кайнанасы” бәйгесе үткәрделәр. Бәйгедә 6 кайнанана катнашты. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы кайнаналарыбыз чыгыш ясады. Аларның һәрбер чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Бәйге ахырында “Төп йорт кайнанасы” бәйгесендә катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды.