Нәүрүз язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәме, ул язгы кыр эшләре алдыннан саф һавада уздырыла. Аны бик борынгы заманнардан ук билгеләп үтәләр, кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме булып тора. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм оештырды. Алар халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан милли йолаларны яңарттылар, ата-баба бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштырдылар. Алар төрле халыкларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксыну үстерәләр; милләтара дуслык тәрбиялиләр, татар халкының борынгыдан килгән нәүрүз бәйрәме белән таныштырдылар. Балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйландылар.