«Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем»

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем» исеме астында халык гореф-гадәтләре буенча кызыклы экскурсия үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы кысаларында әзерләнде. Мәдәният хезмәткәрләре “Әбиемнең серле сандыгына” экскурсия оештырдылар. Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләделәр.

    Татар халкы элек-электән кул эше белән дан тоткан. Әгәр әбиләребез сөлге чиккән булса, безнең бабаларыбыз кәрзин, бишек үрү белән шөгыльләнгәннәр. Экскурсиядән соң балаларда татар халкының элек ничек яшәгәне, аларның тормышларында нәрсәнең кыйммәтле булуын күзаллау калды. Чара ахырында балалар "Түбәтәй" кебек күңел ачу уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International