17 сентябрь конне Теләче стадионында “Татарстан кроссы - 2022” спорт бәйрәме оештырылды. Ярышта барлык теләк белдерүчеләр: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, укытучылар, студентлар, өлкәннәр катнашты. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да теләп катнашты.