Бәйгедә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар (үз машиналары белән) катнаша ала иде. Кызганычка каршы, быел бәйгедә катнашыр өчен гүзәл затларыбыз күренмәде.
Конкурс шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар билгеле бер вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, икенчесендә автомәктәп автодромында, вакытка, махсус күнегүләр ясадылар.
Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәис Нуртдинов яулады. Ул Теләче районын Казан шәһәренең зона этабында тәкъдим итәчәк. Икенче һәм өченче урыннарны Тимершаех Хадиев белән Рәис Заһидуллин бүлеште. Шулай ук барлык катнашучылар да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.