Үзәк авылы китапханәчесе «Әйдәгез, халыклар белән дус булыйк» дигән темага игелек дәресе үткәрде.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Китапханәче катнашучылар белән ил территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре турында әңгәмә үткәрде. Чараны дәвам итеп, катнашучыларга берничә бирем үтәргә тәкъдим ителде: викторина сорауларына җавап бирергә, кроссвордны чишәргә һәм дуслык турындагы мәкальләрнең ахырын табарга.

        Очрашу ахырында кунаклар, безне ,кече Ватаныбызга, тулаем дәүләткә булган ярату берләштерә дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәркем , Россия бердәм булганда гына көчле булуын аңлады. Алар яхшылык эшләгәннән сон, кеше үзе тагы да яхшырак, чистарак, саф күңеллерәк була,башка кешеләрнең дә идеяләрен, эшчәнлеген һәм яшәү рәвешен  кабул итә дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International