Россия Федерациясендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән «үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия акциясе бара.
18 сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә Россиянең күренекле хәрби эшлеклеләренең, геройларының тормышына багышланган «Бердәмлек көче» темасына китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесе турында әдәбият тәкъдим ителде.
Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар буыннар хәтерен саклаучылар булып тора. Сугыш турында китаплар - реаль вакыйгаларның рухи дәвамы.Сугыш турында хәтерне еллар узгач та бетереп булмый,ул мәңге. Фашизмны җиңгән фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, үз җилкәләрендә сугыш авырлыгын күтәргәннәргә горурлык һәм рәхмәт хисләре мәңге яшәячәк.