Ел саен сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Россиядә традицион рәвештә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Урманчылар - лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче белгечләр алар.  Әлеге дата уңаеннан, 17 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Урман–яшәү чыганагы» дип исемләнгән  танып-белү сәгате уздырды. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ә тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе булуы турында сөйләде. Экологик презентация буенча балалар урманчы һөнәре белән таныштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Чара азагында балалар урман- кешеләрнең яшәү чыганагы, байлыгыбыз, мирасыбыз һәм планетаның торышы безнең һәрберебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International