Сүз сәнгате остасы-шагыйрә, прозаик, драматург, публицист һәм галим — филолог Рифа Рахман 18 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рифа Рахман-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Ф. Хөсни һәм Татарстанда үткәрелә торган төрле әдәби конкурслар җиңүчесе. Шагыйрәнең шигырьләре туган халкына багышлап, туган ягы белән аерылышу ачысы белән сугарылып язылган. 16 сентябрьдә Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Рифа Рахман иҗатына багышланган “Чорлар туа үз җырчысы белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Рифа Рахман - татар халкы өчен җан атып йөрүче, аның мәдәнияте, әдәбияты һәм фәненең чәчәк атуы өчен көрәшүче гаҗәеп тирән белемле, күпкырлы шәхес.