Татар халкы элек-электән тәмле оригиналь ризыклар әзерли.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәү рәвешенә бәйле. Татарлар элек-электән икмәк чәчкәннәр, шуңа күрә он, ярма ашлары әзерләгәннәр. Татар ашлары төрле камыр ризыкларына бай. Татар хуҗабикәләре кечкенә тортлар да, төрле татлы һәм тәмле өстәмәләр белән ябык һәм ачык зур бәлешләр дә пешерәләр.

21 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Татар халык ашлары” китабына күзәтү һәм “И алмасы алмасы, белегез, күп файдасы” исеме астында алма пирогы пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Соңыннан, әдәби чәйханәдә фикерләр алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International