«Акыллы китаплар илендә»

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары, «Кояшкай» исемендәге 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Акыллы китаплар илендә» кунакта булып киттеләр. Күпчелек балаларның әлеге «китап йорты» белән беренче тапкыр очрашуы иде. Нәни китап укучыларыбыз китапханәдән файдалану һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырылды, алар өчен мультипликацион фильмнар әзерләнде. Очрашу ахырында балалар журналларны зур дулкынлану белән карадылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур кызыксыну уятты. Алар укырга өйрәнергә һәм китапларны өйгә яздырып алырга сүз бирделәр. Әлегә бакча балалары китапханәгә әти - әниләре белән килергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International