22 сентябрь көнне балаларның күзаллауларын киңәйтү, китаплар дөньясы белән кызыксындыру һәм китап укуга тарту максатыннан, Теләче балалар китапханәсенә 2 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр чакырылды.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Балалар китапханәгә бик теләп, ашкынып килделәр. Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Нәниләр китапханәче сөйләвен зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Китапханәче апалары балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән эш итү, аларны сайлау, абонементта һәм уку залында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында аңлатты. Балалар китапларның нинди тәртиптә урнашуын, кечкенәләрнең күбрәк нинди китаплар белән кызыксынуын белделәр. Ә ахырда бердәм рәвештә, дуслык турында мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International