21 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә хокук бозуларны булдырмау Советы утырышы үтте. Утырышта Теләче районы балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау секторы әйдәп баручы специалисты, инспектор Насибуллина Валентина Григорьевна, мәктәпнең хокук бозуларны булдырмау советы членнар, ике гаиләнең законлы вәкилләре катнашты. Утырыш барышында аерым категорияле балаларны мәктәп учетына бастыру турындагы нигезләмәнең эчтәлеге һәм мәктәптә хокук бозуларны булдырмау советының эш планы белән таныштырылды. Сыйныф җитәкчеләре тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга характеристика бирделәр, балаларның мәктәпкә системалы рәвештә йөрүләрен, хокук бозу очраклары булмавын искәрттеләр.