21 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә үткән “Туган ягым табигате” дип исемләнгән рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Рәсем ясау осталыгында яшь рәссамнар ярышты. Күпчелек рәсемнәр фантазия һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Конкурс гражданлык, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә багышланган иде. Бәйгедә катнашучылар ватман һәм кәгазьдә авылның пейзажларын, туган авылның матурлыгын сурәтли алдылар. Бу бәйгедә Сәгыйт Шагиев 1 урын, Камилә Нигъмәтҗанова 2 урын, Ралинә Хузина 3 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International