23 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен экскурсия уздырылды.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Чара башында китапханәче балаларны китапханә һәм аның фондыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар район китапханәсендә нинди басмалар барлыгын, аларны ничек кулланырга һәм башка бик күп нәрсәләр турында белделәр. Аннары әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда, укучылар кызыклы мультфильм карадылар һәм әти-әниләре белән өйдә укырга үзләренә ошаган китапларын сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International