19 нчы сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр Бөтенрәсәй күләмендә куркынычсызлык атнасы игълан ителде. Бу атналыкка Олы Мишә мәктәбе дә теләп катнашты. Куркынычсызлык атнасының максаты: юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. Мәктәбебездә оештырылган ЮИД отряды сыйныфларда рейд уздырып, укучыларда яктылык кайтаручы элементларның булуын тикшерделәр. Сыйныф сәгатьләрендә юл йөрү билгеләрен танырга, “Мәктәп-өй” схемасы буенча дөрес йөрергә өйрәтелде. ЮИД отряды 1нче сыйныф укучыларын юл аркылы дөрес чыгарга өйрәтеп, “Шагающий автобус” акциясендә катнаштылар.