Халкымның йола һәм традицияләре: үткәнебез хәзерге заман белән ничек тоташа?

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Халкымның йола һәм традицияләре: үткән белән хәзерге заман ничек ялгана?" дигән темага дәрестән тыш эшчәнлек чарасы уздырылды. Ул 1 октябрьдә илебездә зурлап бәйрәм ителәчәк өлкәннәр көненә багышланды. Чараның максаты: укучыларның игътибарын өлкәннәр кичергән авырлыкларга җәлеп итү. 
  Сыйныф җитәкчеләре балаларга өлкән буын вәкилләренең тормышы белән якыннанрак танышырга, рус һәм татар классик әдәбиятыннан өлкәннәр турында әсәрләрне искә төшерергә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International