23 сентябрь көнне Шармыш авылы китапханәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча «Ут - безнең дус та, дошман да» дип исемләнгән дәрес үткәрелде.

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Китапханәче чарада катнашучыларны утның файдасы һәм зыяны белән таныштырды, янгын куркынычы тудырган көнкүреш әйберләре: электр җиһазлар, шәмнәр, бенгал утлары, хлопушкалар, гирляндлар белән дөрес  файдалану кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук янгын сүндерү хезмәтен чакыру һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәнелде (эвакуация юллары, мамык-марля бәйләвечләрен куллану һ.б.). Чара вакытында балалар С. Маршакның  «Пожар», «Кошкин дом», «Рассказ о неизвестном герое»; К. Чуковскийның  «Путаница» тематик шигырьләрен искә төшерделәр. Китапханәдә бу көнгә тематик күргәзмә әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International