«Татар халык уеннары»

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре кече һәм урта сыйныф укучылары өчен «Татар халык уеннары» дигән уен программасы уздырдылар. Алар балаларга татар фольклор уеннары  турында сөйләделәр, иң матур һәм гадәти булмаганнарын  уйнап күрсәттеләр, аннан соң балалар борынгы көнкүреш әйберләре турында табышмаклар чиштеләр, әйтемнәрне искә төшерделәр. "Урын алу", "Йөзек салыш", "Капкалы", "Мәликә" кебек һәм кулга-кул тотынышып түгәрәк уен уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International