Өлкәннәр көне уңаеннан 28 сентябрьдә Сауш авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт уздырылды. Программада балалар башкаруында халык җырлары яңгырады, биюләр башкарылды һәм шигырьләр укылды. Өлкәннәр һәр чыгышны яратып кабул итте, көчле алкышлар белән бәяләде. Әлеге чарада без өлкәннәрнең күңелләре яшь икәнлеккә тагын бер кат инандык.