27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Олы кибәхуҗа башлангыч мәктәбе китап бирү пунктында «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч» дип исемләнгән библиоуен үткәрелде.

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бу уен кыю укучылар өчен, чөнки укучылар сайлап алынган китапның нинди икәнен күрмиләр. Китапханәче тарафыннан «Сюрприз» күргәзмә өстәле ясалды. Бу күргәзмә яшь китап укучыларда кызыксыну уятты. Балалар бик теләп үзләренә сюрприз-китаплар сайладылар. Бу уенда катнашу өчен укучылар “Серле дә, сихри дә-ул китап” дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International