Сентябрьдә Россиякүләм фән олимпиадаларының мәктәп этаплары башланды. Ул октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадалар аеруча сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга алга таба да сәләтләрен үстерергә ярдәм итү өчен оештырыла. Укучылар 24 фән буенча көч сынаша ала. Олы Мишә урта мәктәбе укучыларына да уңышлар телибез.