1 октябрь – Өлкәннәр көне

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
        30  сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран – өлкәннәр белән “Язлар яши сезнең күңелдә” исемле очрашу кичәсе уздырдылар. Кичә табын артында җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Өлкәннәр – алтын канат» исемле китап  күргәзмәсе, “Үзе бер чор, үзе бер җыр” дигән стенд газета эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International